Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллы театры Казанга килә

Иҗади сәфәр театрның 35 нче сезоны уңаеннан оештырыла.

 «Сихерче», Ак калфак», «Бөти» …  Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры Казан тамашачысына әнә шул спектакльләрен  тәкъдим итәчәк.

Cентябрь көннәрендә Яр Чаллы татар дәүләт театры Казанга гастрольгә җыена. Иҗади сәфәр театрның 35 нче сезоны уңаеннан оештырыла. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында театрның иҗат коллективы вәкилләре журналистлар белән очрашты

Казанга өч спектакль алып киләчәкләр.  Спектакльләрне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында тамаша кылырга мөмкин булачак; Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган «Сихерче» (режиссеры Олег Кинҗәгулов), Илгиз Зәйниевнең «Бөке» комедиясе (режиссеры Илгиз Зәйниев) Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» (режиссеры Олег Кинҗәгулов).

 

  • «Ак калфак»– татар әдәбияты, драматургиянең йөзек кашы,  көчле әсәр. Бу юлы Хәмдия яңа яктан ачылачак. Ә инде Илгиз Зәйниев хәзерге вакытта  татар драматургиясендә әйдәп баручы драматург буларак танылды.  Режиссер буларак та үзенең үзенчәлеген раслап тора. Тема  фәлсәфи яссылыкта тәкъдим ителә.   Язучы Нәбирә Гыйматдинова иҗаты күпләргә таныш һәм үзенчәлекле. «Сихерче» театрның иң югары кимәлдә эшләгән, үзенә  тартып торган спектакль буларак  килеп чыкты», – ди театрның  әдәби бүлек җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева.

 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов журналистларны 35 сезонда булачак яңалыклар һәм куелачак сәхнә әсәрләре белән дә таныштырып узды.

 

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ