Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь каласы килгәннәргә белгечләр киңәш итә бирә

Ничек һәрчак яшь күренергә?

Баллы ризыкларны ашаудан туктагыз. Һичьюгы чикләгез. Шикәр иң беренче чиратта тирегә начар йогынты ясый, картайта. Шикәрдән алынган глюкоза майга әйләнә.

Кайнар су белән дә юынмагыз. Кайнар судан тире кибә, сусызлана, җыерчыклар барлыкка килә. Нәтиҗәдә вакытыннан алда картая башларга мөмкин. Ә менә салкынча су шешенүне дә бетерергә ярдәм итә.

Төн уртасына кадәр йокламыйсызмы? Бу гадәттән дә арыныгыз. Йокы туймау — тән, тире картаюның төп сәбәбе. Кичке 23 белән иртәнге 4 сәгать арасында һичшиксез йокларга кирәк. Бу вакыттагы йокы — матурлык йокысы.

Бит белән мендәргә капланып йокламагыз! “Йокы җыерчыклары” барлыкка килмәсен өчен. Иң яхшысы — аркага ятып йоклау.

Телевизор карауны чикләгез. Австралия галимнәре бер сәгать телевизор янында утыруның гомерне 22 минутка кыскартуын исбатлаган. Компьютер, смарфоннар янында озак утыру да иртә картаюга китерә икән, дип яза "Кызыл таң".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ