Логотип Магариф уку
Цитата:

Язмышыгыз кискен борылыш ясаячак!

Астрологлар февраль ахырында йолдызнамәнең өч билгесенә шундый фараз бирә.

Игезәкләр алларына куелган барлык бурычларын үти алачак. Тырыш хезмәтләре файдага булачак. Амбицияләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк вазифага тәгаенләнәчәкләр. Финанс хәлләре сизелеп яхшырыр. Хыяллары чынга ашар! Үзләренә дигән бәхет өлешен мулдан алачаклар. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Арыслан зур үзгәрешләргә әзер булсын. Бу һөнәри өлкәгә кагыла. Хезмәттәшләрнең һәм җитәкчелекнең ярдәменә исәп тотарга кирәк булыр. Яңа проектлар, яңа эшләр уңышлы булыр. Аралашу даирәсе киңәер. Мәртәбәле кешеләр Арысланга карьера баскычыннан күтәрелергә ярдәм итәр, дөрес юнәлешне күрсәтер. Уйлаган барлык ниятләр
алар теләгәнчә килеп чыгар.

Укчының кыш ахырында тормышын кискен үзгәртү мөмкинлеге чыгар. Хезмәт баскычыннан кинәт күтәрелер, үсәргә мөмкинлек бирәчәк вазифага тәгаенләнер. Тормышында яңа сәхифә башланыр, матди иминлеккә ирешер. Уникаль идеяләрен тормышка ашырыр, яңа офыклар ачылыр. Дусларның киңәшенә дә колак салырга кирәк. Кызыклы сәяхәттән баш тартмаска кирәк, ул күңелле мизгелләр бүләк итәр.

Кәҗәмөгезгә февральнең соңгы көннәре зур бүләк ясар. Ләкин моның өчен тырыш хезмәт таләп ителә. Комфорт зонасыннан чыгарга кирәк булыр. Юк-бар борчылуларны онытып, җиһанның дөрес юл күрсәтүенә ышану хәерле. Барысы да килеп чыгачак. Карьера уңышларына әзер булырга кирәк. Бик юмарт бүләкләргә ия булу бәхете тияр.

 

Фото PSRVSKY на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Ураза тоту зыян китерәме?

Рамазан ае белән бәйле бер ялгыш фикер бар. Ул да булса: “Ураза тоту минем сәламәтлегемә зыян китерә”. Еш кына кайбер кешеләрдән: “Мин ач тора алмыйм, миңа килешми, авырый башлыйм”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә.

Ураза тоту зыян китерәме?

Дөрестән дә, кайбер кешеләргә даими рәвештә су һәм дару эчеп торырга кирәк. Андый очракларда ураза тоту-тотмау мәсьәләсен табиб белән бергә хәл итәләр.

Ә калган очракларда, кеше үзенең әзерлексезлеген авыруга санап, ялгыш фикергә ышанып, ураза тоту кебек зур әҗер-саваплы гамәлдән үзен мәхрүм итә.

Авырлык дөрес тукланмау, авыр, зыянлы ризыклар ашау аркасында килеп туа. Шуңа да сәламәтлегебезнең әманәт булуын исәптә тотып, Рамазан ае башланыр алдыннан саулыгыбызга тагын да игътибарлы булыйк.

Ашказаны, эчәклекләр белән кыенлыклары булган кешеләр Рамазан ае алдыннан табибларга күренеп, сәламәтлекләрен тикшертсәләр яхшы булыр. Табиб нинди дә булса дарулар язып, кирәкле киңәшләрен бирергә мөмкин. Без үз чиратыбызда аның күрсәтмәләренә җитди карарга тиеш булабыз, чөнки уразабызны камил итеп тотарга телибез.

Раббыбыз Сөбеханәһү вә Тәгалә болай дип әйткән: “Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай). Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 185 нче аять).

Рамазанга әзерлек кысаларында шушы айны сәламәтлегебезне ныгытып, табибларга күренеп уздырыйк. Рамазан аен барыбызга да сау-сәламәт итеп каршы алырга насыйп булсын!” – дип яза “Кызыл таң”.

Фото Рауфа Алви на Unsplash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ