Логотип Магариф уку
Цитата:

II Районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары

 2022 нче елның  4 февраль көнне бөек галим, тарихчы, фәлсәфәчесе, этнографы Шиһабетдин Мәрҗанинең  иҗади мирасын өйрәнү,  пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре фор...

 2022 нче елның  4 февраль көнне бөек галим, тарихчы, фәлсәфәчесе, этнографы Шиһабетдин Мәрҗанинең  иҗади мирасын өйрәнү,  пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә  II Районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары  оештырылды.

Укуларда  Арча муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе” нең милли мәсьәләләр буенча методисты  Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара районы мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлыгы 4 районнан 85фәнни  эш килде. Мәртәбәле жюри тарафыннан эшләр тикшерелде. Иң яхшы дип табылган  эчтәлекле, темага туры килгән бай материал тупланган  48 эш   икенче турга узды.  Җиңүчеләр Мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр. Әлеге чарада Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтен, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.
Энҗе МОСТАФИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ