Икенче тапкыр заманча форматтагы татар стендапы үтте
Казанда икенче мәртәбә татар телендә зур стендап-шоу үтте.
Казанда икенче мәртәбә татар телендә зур стендап-шоу үтте. «Чулпан» мәдәни үзәге сәхнәсендә беръюлы 12 татар комигы – Сирин Бәйрәмов, Рәмис Латыйпов, Алсу Хәбибуллина, Баязит Зәйдуллин, Рамил Закиров, Рамил Әгдиев, Фаил Баязитов, Айназ Абдуллин, Динара Зиннәтова, Илһам Шакиров, Влад Шунский, Хәлим Шәйхетдинов, Гена Акатьев чыгыш ясады.
Залда алма төшәрлек тә урын юк иде бу кичтә. Аеруча татар яшьләренең күп булуына игътибар иттем. Оста шаяртучылар тамашачыны татарларга якын булган темалар аша көлдерде һәм шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итте.
Танылган татар журналисты Рәмис Латыйпов татарларның аш үткәрү йоласы турында сөйләп, көлдерде. Аны хәзер күпләр блогер буларак белә. Аның кызыклы да мәгънәле дә видеолар социаль челтәрләрдә йөри. Шәхсән үземнең кызларым да бик яратып карый һәм бу аларның татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән тагын да якынрак танышуларына сәбәпче, дияр идем. Бу кичтә исә тамашачылар аны яңа яктан ачты.
«Татарча StandUp» проектының җитәкчекләре – Рамил Әгдиев һәм Динара Зиннәтова. Оештыручылар бүген татар юморы үсештә дип саный. Төрле өлкәләрдә эшләгән кешеләрнең берләшеп Әнә шулай тәҗрибәләрен, юморларының сыйфатын арттыра, эзләнүләргә, төрле темаларга юл ачыла. Ә иң мөһиме – моңа ихтыяҗ бар, тамашачының күплеге дә шуны раслый.
Заманча форматтагы татар стендапы Татарстанда 2018 елда формалаша башлады. Хәзер инде ул зур сәхнәләрдә зал тутырып килгән тамашачы алдында уза. Ачык микрофон форматындагы чаралар Г.Камал театрының «Шәрык клубы»нда ике атнага бер уза. Биредә шаяртучылар беренче мәзәкләрен сынап карый, тамашачыны актуаль татар юморы белән таныштыра.
«Татарча StandUp» быел Татарстан Рәисенең грантлар конкурсында җиңү яулады һәм алдагы яртыеллыктагы эшчәнлек өчен ярдәм алачак. Бу исә үзе үк проектның иҗтимагый әһәмиятен аңлата.
Проект Казан мэриясенең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, ТР Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмнәре белән эшләп килә.





Комментарийлар