Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдус Нәфыйков: Мәктәп укучылары арасында социаль гаделсезлекне бетерергә кирәк

Мәгариф инфраструктурасына ихтыяҗ торак төзелешен планлаштыру стадиясендә үк исәпкә алынырга тиеш, диде спикер. Мәктәптә һәркем аңларлык белем бирү булмау, укучыларның бүленеше һәм укучылар алдын...

Мәгариф инфраструктурасына ихтыяҗ торак төзелешен планлаштыру стадиясендә үк исәпкә алынырга тиеш, диде спикер.
 Мәктәптә һәркем аңларлык белем бирү булмау, укучыларның бүленеше һәм укучылар алдында укытучының абруе җитмәү күпчелек яшүсмерләрнең үзендә социаль гаделсезлек чагылышын тоюга китерә.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренчә, республикада ел саен, Мәскәүдән һәм Петербургтан кала, Россиядәге башка җирләргә караганда, күбрәк мәктәп төзелә. Әмма Татарстанның кайбер мәктәпләре укучылар белән шыгрым тулган, ә икенчеләре ярымбуш хәлдә.
Мәгариф инфраструктурасына ихтыяҗ торак төзелешен планлаштыру стадиясендә үк исәпкә алынырга тиеш, диде спикер.
Моннан тыш, уку йортларын һәм хәтта бер мәктәп эчендә сыйныфларны «элиталы» һәм «гадәти» сыйныфларга бүлү кайбер укучыларга игътибар һәм кайгырту булуына китерә, шул ук вакытта башкалар үзләренең кирәксез һәм перспектива юклыгын хис итә, диде Нәфыйков.
«Шул ук вакытта педагоглар тәрбия-профилактика эшчәнлегеннән читләште һәм бөтен җаваплылыкны ата-аналарга йөкләде. Ә аларның, кагыйдә буларак, эшкә генә вакыты һәм көче җитә. Нәтиҗәдә, балаларны Интернет һәм урам тәрбияли. Бу хәлне үзгәртергә кирәк. Моның өчен укытучының ролен һәм статусын кискен күтәрергә кирәк», — диде прокурор. 
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ