Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: "Ата-аналар белән аңлату-агарту эшләрен алып бару бик мөһим"

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья «Туган тел» форумының пленар утырышы башланды. Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 800 г...

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья «Туган тел» форумының пленар утырышы башланды. Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 800 гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре чакырылган.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында хәзерге заман татар теле укытучысына зур миссия йөкләнүен билгеләп узды һәм моның өчен бүген киң мөмкинлекләр, заманча шартлар да булдырылганын искәртте. «Укытучы  алдынгы фикер иясе һәм омтылышлар үрнәге буларак  туган телебезнең горур урынын, сафлыгын, төзеклеген сакларга хезмәт итәргә тиеш», –  дип мөрәҗәгать итте ул форум делегатларына.
Илсур Һадиуллин туган телләрне өйрәнү гаризалар нигезендә гамәлгә ашырылуын искәртеп үтте. «Беренчедән, безгә туган телне өйрәнү өчен конкрет хокукый механизм бирелде. Икенчедән, әти-әниләребезнең аңлы рәвештә ана телен сайлаулары милли үзаң күрсәткече түгелме соң, дигән сорау туа. Милләтпәрвәр дип күкрәк кагасың икән, рәхим итеп гаризаңны яз, туган телеңне сайла, өйрән! Бу юнәлештә ата-аналар белән аңлату-агарту эшләрен алып бару бик мөһим. Ата-аналар үз балалары өчен сыйфатлы белем һәм тәрбия тели, мәктәпнең җиһазланганын, ә мөгаллимнәрнең тәҗрибәлесен сайлый. Шушы нисбәттән мин, хөрмәтле мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Ата-аналар игътибарын сез үз авторитетыгыз белән яулап аласыз һәм алар сезнең җитди дәлилләрегезгә колак сала. Бар көчегезне шушы агарту һәм хезмәттәшлек эшенә юллавыгызны сорыйм», – дип сөйләде министр.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ