Илсур Һадиуллин: "Рус теле белән кызыксыну елдан-ел арта бара"
Бүген Казанда рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне билгеләделәр.Бүләкләү тантанасында Татарстан мәг...
Бүген Казанда рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне билгеләделәр.
Бүләкләү тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин елдан-ел укучылар арасында рус теле белән кызыксыну арта баруын билгеләп үтте.
«Бездә рус теле көнендә һәм Александр Пушкинның туган көнендә 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиадага йомгак ясау күркәм гадәткә әверелде. Бу олимпиада республикада 2014 елдан бирле үткәрелә. Рус теле белән кызыксыну елдан-ел арта бара, ә олимпиадада катнашучыларның нәтиҗәләре тагын да яхшыра. Төрле милләт балалары рус телен өйрәнә. Без балаларның рус телен белүләре белән горурлануларын телибез. Бу бит күпмилләтле аралашу, бердәмлек, дуслык, татулык теле. Олимпиада – рус теле белән кызыксынуны арттырырга, аның матурлыгын тоярга, шулай ук аның барлыкка килү тарихын тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирүче уникаль чара», – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.
Олимпиадада Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан 200 гә якын мәктәп укучысы катнашкан. Ул 3–6 июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды. Катнашучылар телдән һәм язма биремнәр үтәделәр.
8 нче сыйныф укучылары арасында олимпиадада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттан Рамилә Әмирханова, Казанның 4 нче гимназиясеннән Бриллиант Зиннәтуллина, Алейна Каракылыч һәм Камилә Гыйзитдинова, Казанның 15 нче татар гимназиясеннән Алинә Гыйльметдинова, Бөгелмә районының 14 нче татар гимназиясеннән Илина Миңнегулова, Пермь краеның Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясеннән Алинә Дускаева җиңүче булдылар.
Унынчы сыйныф укучылары арасында җиңүне Казанның 20 нче гимназиясеннән Светлана Климова һәм Эльмира Галиәхмәтова, КФУның 2 нче татар гимназиясеннән Камилла Камалиева, Тукай районының Борды мәктәбеннән Валентин Чернов, Арча районының Апаз мәктәбеннән Зәринә Гарипова һәм Казанның 17 нче татар гимназиясеннән Аделина Солтанова яулады.
Моннан тыш, биредә онлайн-викториналар һәм марафон, фотоконкурс җиңүчеләре дә бүләкләнде.
Бүләкләр шулай ук 12 майда Казанның 93 нче гимназиясендә узган һәм Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XIX республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларында катнашучыларга тапшырылды.
Олимпиада биремнәреннән тыш, балаларга кызыклы мәдәни программа да оештырылган иде. Алар «Казан Кремле» һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектура сәнгать музей-тыюлыкларында, К.Тинчурин исемендәге театрда булдылар, Казанның матурлыгы белән таныштылар, шулай ук Александр Сергеевич Пушкин исеме белән бәйле истәлекле урыннарда булдылар.

Фәния Лотфуллина
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Татарстанда битлек киеп йөрү туктатылды
Соңгы ике елда халык телендә иң популяр булган ике сүзне беләсезме? Әлбәттә, ялгышмыйча әйтәчәксез: «коронавирус» һәм «битлек». Шул зәхмәтле таҗлы вирус таралу аркасында, моннан нәкъ ике ел да өч ай э...

Соңгы ике елда халык телендә иң популяр булган ике сүзне беләсезме? Әлбәттә, ялгышмыйча әйтәчәксез: «коронавирус» һәм «битлек». Шул зәхмәтле таҗлы вирус таралу аркасында, моннан нәкъ ике ел да өч ай элек Татарстанда битлек режимы кертелгән иде. Баштарак битлеген таба алмый аптырадык. Бер битлекне 70–100 сумга сатып алырга да туры килгәләде. Алмас идең, котчыкмалы штрафлар салу белән җанга тиделәр. Барасы җиреңә барып, үтисе йомышыңны үти алмыйча, күпме михнәт чиктек. Коронавирусны йөгәнли алырдай бердәнбер кодрәтле көч дип битлек-масканы санадылар, ахры. Инде күрше-тирә төбәкләрдә битлек режимы шактыйдан гамәлдән чыгарылса да, Татарстан түрәләре битлеккә табынуларын әлегәчә дәвам иттерде. Һәм менә, ниһаять, безнең Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек режимын туктатырга булдылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Covid-19 белән авыручылар саны кимү сәбәпле, оператив штаб җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктату турында карар кабул итте», – диде ул.

Таһир САБИРҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар