Татарстанда битлек киеп йөрү туктатылды
Соңгы ике елда халык телендә иң популяр булган ике сүзне беләсезме? Әлбәттә, ялгышмыйча әйтәчәксез: «коронавирус» һәм «битлек». Шул зәхмәтле таҗлы вирус таралу аркасында, моннан нәкъ ике ел да өч ай э...
Соңгы ике елда халык телендә иң популяр булган ике сүзне беләсезме? Әлбәттә, ялгышмыйча әйтәчәксез: «коронавирус» һәм «битлек». Шул зәхмәтле таҗлы вирус таралу аркасында, моннан нәкъ ике ел да өч ай элек Татарстанда битлек режимы кертелгән иде. Баштарак битлеген таба алмый аптырадык. Бер битлекне 70–100 сумга сатып алырга да туры килгәләде. Алмас идең, котчыкмалы штрафлар салу белән җанга тиделәр. Барасы җиреңә барып, үтисе йомышыңны үти алмыйча, күпме михнәт чиктек. Коронавирусны йөгәнли алырдай бердәнбер кодрәтле көч дип битлек-масканы санадылар, ахры. Инде күрше-тирә төбәкләрдә битлек режимы шактыйдан гамәлдән чыгарылса да, Татарстан түрәләре битлеккә табынуларын әлегәчә дәвам иттерде. Һәм менә, ниһаять, безнең Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле кертелгән битлек режимын туктатырга булдылар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Covid-19 белән авыручылар саны кимү сәбәпле, оператив штаб җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктату турында карар кабул итте», – диде ул.
«Covid-19 белән авыручылар саны кимү сәбәпле, оператив штаб җәмәгать урыннарында мәҗбүри битлек киюне туктату турында карар кабул итте», – диде ул.
Таһир САБИРҖАНОВ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Арчада – мөнәҗәтләр бәйгесе
Халкыбызның күңел байлыгына исең китәр. Аның хәтер сандыгында никадәр, җыр, мәкаль, бәет, мөнәҗәт... Моның шулай булуын Тукай төбәге саналган Арчада уздырылган «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесе дә...

Халкыбызның күңел байлыгына исең китәр. Аның хәтер сандыгында никадәр, җыр, мәкаль, бәет, мөнәҗәт... Моның шулай булуын Тукай төбәге саналган Арчада уздырылган «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесе дә бик тә ачык раслады. Арча районы мәдәният идарәсе белән район Мәдәният йорты әлеге бәйгене Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан игълан иткән иде. Ул онлайн-форматта үтте. Бәйгедә катнашу өчен мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга һәм электрон адреска җибәрергә генә кирәк иде. Бәйгедә 7 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша алды. Ә өлкәннәрнең яше чикләнмәде.
Мөнәҗәт әйтүчеләр 7 – 12, 13 – 25, 26 – 40, 41 – 60 һәм 60 тан өлкәнрәкләр яшь категорияләренә бүлеп бәяләнде. Шулай ук «Иң өлкән мөнәҗәтче», «Күмәк башкару» номинацияләре дә булдырылды. Бәйгегә барысы 87 эш килде. Оештыручылар катнашучылар саны шулкадәр күп булыр дип көтмәгән дә иде. Тик чынлыкта киресе килеп чыкты. Арча, Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау районнарыннан, Казаннан, хәтта Башкортстаннан да катнашучылар булды.
Мөнәҗәт әйтүчеләр арасында балалар, яшьләрнең катнашуы аеруча сөендерде. Балалар филармониясе ансамбле, Казанның тимерьюлчылар Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Зиләйлүк» халык вокаль студиясенең «Энҗе бөртекләре»» ансамбле матур чыгышлар тәкъдим итте. Аерым башкаручылар арасында да моңнары, сәләтләре белән аерылып торганнары бар иде.
Жюри әгъзаларына җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады. Кат-кат тыңлап чагыштырырга туры килде. Бәйгенең бөтен шартына туры килгәннәре исәпкә алынды. Арчалардан I урынны Шекәдән Иркә Абдуллина, Арчадан Рилә Абдрахманова белән Рая Фәтхуллина яулады. Жюри тарафыннан сайлап алынган катнашучылар район Мәдәният йортында узган йомгаклау чарасында чыгыш ясады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар