Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: «Соңгы елларда туган телләрне саклауга дәүләт тарафыннан аерым игътибар күзәтелә»

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының ачылу тантанасы узды.

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының ачылу тантанасы узды. Конкурста катнашыр өчен Казанга илнең 79 төбәгеннән укытучылар һәм тәрбиячеләр, шулай ук жюри әгъзалары, министрлыклар һәм мәгарифне үстерү институтлары вәкилләре килгән. Әлеге бәйге быел өченче тапкыр үткәрелә. Алдагы елларда чараны Ставрополь краенда Пятигорск һәм Карачаево-Черкесиянең Черкесск шәһәрләре кабул иткән иде. Ул төп белем бирү программаларын туган телдә гамәлгә ашыручы иң яхшы туган тел укытучыларының һәм тәрбиячеләрнең инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклауга һәм таратуга, шулай ук аларга ярдәм итүгә һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән.

– Соңгы елларда туган телләргә, әдәбиятка, милли мәдәнияткә, халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга дәүләт тарафыннан аерым бер игътибар күзәтелә. Бу конкурс төрле сорауларны үз эченә ала: укыту, тәрбия, ата-аналар белән эш, катнаш гаиләләрдә үскән балалар белән эш һ.б. Гомумән әйткәндә, үз өеңдә – төбәгеңдә тынычлык һәм татулык урнаштыру бүген бик мөһим әйбер. Россия – зур ил, шушы илне төрле халыклар бизи. Ә аларның үз теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре саклансын өчен гаиләдә дә, мәктәпләрдә дә тырышырга кирәк. Без нәкъ менә шуның өчен тырышабыз да, – дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Конкурсны ябу тантанасы 21 сентябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында РФ мәгариф министры Сергей Кравцов катнашында була.

Фәния Лотфуллина

Расиха ФАИЗОВА һәм Фәния Лотфуллина  фотолары

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ