Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин: “Татар телендә белем бирү гомер буе барды һәм барачак!”

Татар телен саклау, аны яклау ул безнең өстә Бүген Казанның 183 нче мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы илебезнең 25 төбәгеннән килгән 150  милли мәгариф өчен җаваплы кураторлары, туган (та...

Татар телен саклау, аны яклау ул безнең өстә
Бүген Казанның 183 нче мәктәбендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы илебезнең 25 төбәгеннән килгән 150  милли мәгариф өчен җаваплы кураторлары, туган (татар) телдә белем бирүче мәгариф оешмалары  җитәкчеләре, Россия Федерациясенең башка субъектларында  эшләүче туган тел  (татар) һәм әдәбият укытучылары   катнашында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең милли мәгариф секциясе утырышын уздырды.  Татарстаннан тыш Россиянең 110 нан  артык мәгариф оешмасында 1340 мөгаллим татар теле дәресләре укыта.
Әлеге чара кысаларында яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары  һәм федераль программалар тормышка ашырылу шартларында татар телен укыту буенча күп кенә осталык дәресләре күрсәтелде. Анда сүз бүгенге көндәге үзгәрешләр белән беррәттән булган мөмкинлекләрне файдалану турында барды. Милли мәгариф секцияләр эшендә  милли мәгариф буенча методистлар, мәктәп директорлары, татар теле укытучылары катнашты. Алар алдында галимнәр чыгыш ясады.
Пленар утырышны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ачты. “Быел безнең Укытучылар һәм остазлар елы, шуңа күрә һәрбер эшебезне “Хөрмәтле укытучылар, хөрмәтле остазлар!”дип башласак та, артык булмас, чөнки укытучының шәхесе тормышыбызга үтеп керүе, һәр кешенең күңелендә саклануы ул укытучының чын остаз булуын раслап, исбатлап  килүче матур бер күренеш” , – дип белдерде ул. Сүзенең мөһимлегенә дәлил буларак, Казанда Казансу елгасы буенда барлык укытучыларга хөрмәт билгесе буларак, «Укытучы скверы»  ачылачагын хәбәр итте. “Ул мәктәп ишегалдында, яки дүрт  йортлы урамда түгел,  ә нәкъ менә халык күп йөри торган  урында булырга тиеш”,– ди министр.  Мәгариф музее булачак,   100 еллык мәгариф системасы турында китап нәшер ителәчәк, дигән алхәбәрне дә секция эшендә катнашучыларга Илсур Һадиуллин үзе җиткерде.
“Ул яңа уку елындагы үзгәрешләр уңаеннан исә “Татар теле һәм әдәбияты буенча безнең программалар бар, шулар нигезендә безнең төбәкләрдә укыталар – шулай булгач, үзгәрешләр телнең, әдәбиятның язмышына  бернинди куркыныч та янамый. Иң мөһиме, безнең дәреслекләребез бар. Аның иң кирәклесен сайлап алып, укучыларга җиткерә белү ысулы укытучыдан тора.  Еллар җиңел булмаса да, татар телен һәм әдәбиятын саклау, аны яклау ул безнең өстә, барыбызның да  өстебездә”,–  диде Илсур Һадиуллин. – Безнең  беркайчан да яшереп, пышылдап   сөйләгәнебез булмады. Безнең һәрвакыт авыз тутырып әйтә торган сүзебез бар: татар телендә белем бирү  һәм татар телен өйрәнү ул безнең гомер буе барды һәм барачак! Ничек кенә булмасын барысы да бездән тора.
Чит төбәкләрдә укытучыларга кытлык бармы?
–Билгеле һәрбер төбәктә укытучыларга кытлык бар, әмма ул татар теленә генә кагылмый. Ә инде татар теле укытучыларына ихтыяҗ булганда, без берничә ел дәвамында системалы эш алып барабыз, ягъни Мәгарифне үстерү институтында әзерлек курслары уздырабыз. Югары белеме булган һәм телне камил белгән укытучылар тугыз ай дәвамында курслар уза һәм дәүләт стандартындагы дипломга ия булып, үз төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыта ала. Бу җайга салынган эш , монда проблема юк. Максатчан белгечләр әзерләү эше 2018 елдан башлап алып барыла. Без республика белән генә чикләнмибез, укучыларны РФ төбәкләреннән дә кабул итәбез. Шул рәвешле, лаеклы ялга киткән өлкән буын укытучылар урынына яшьләр килә. Безгә яшь белгечләрнең Казанда торып калуы түгел, ә үз төбәкләренә кайтып татар теле укытулары  мөһим, – ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков бу җәһәттән.
Татар теле укытучылары ассоциациясе  
Пленар утырышта Татар теле укытучылары ассоциациясе оешу турында хәбәр ителде. Ул  7 августта Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлгән.Үз чиратында  ассоциация рәисе  Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Рүзилә Фәттахова укытучыларга мөрәҗәгать белән чыкты.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ