Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы башлана

25 февраль көнне «Иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабына әзерләү максатыннан укытучыларга алдагы сынауларның төп шартлары аңлатылды.

Онлайн-очрашуда республиканың зона этапларында эшләгән жюри әгъзалары да катнашты. Алар үткән сынауларга анализ ясап, финалда катнашучыларга кыйммәтле киңәшләрен бирде. Әлеге киңәшләр укытучыларга үз тәҗрибәләрен тагын да тирәнәйтергә һәм финал сынауларына ныклап әзерләнергә ярдам итәчәк.


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Алсу Шәрипова һәм Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина чараны сәламләп, бәйгенең әһәмиятен билгеләп үтте. Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Рамилә Сәгъдиева һәм «Мәгариф» журналы баш мөхәррир урынбасары Лилия Хисмәтова, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбият укытучысы - 2025» Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесе Казан шәһәре 146 лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы айсылу Марат кызы Мөхәммәтова да катнашты.


Бәйгенең йомгаклау этабы быел 16-19 март көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Финалда республикабызның төрле почмакларыннан килгән иң көчле белгечләр көч сынашачак. Чарада Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре, шулай ук Әлмәт, Алексеевск, Арча, Аксубай, Апас, Балтач, Бөгелмә, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш һәм Сарман районнарының иң яхшы татар теле укытучылары катнашачак.

Автор фотосы

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ