Инглиз теленнән БДИ тапшыручылар: статистика һәм әңгәмә
Бүген, 19 июнь көнне, 11 сыйныф укучылары информатика һәм чит телләреннән БДИ тапшырды.
Без имтихан тапшыру пунктларының берсендә – Казан шәһәре Совет районы 72 нче номерлы мәктәптә булып кайттык. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары инглиз теленнән БДИның сөйләм өлешен тапшырды.
Инглиз теленнән БДИ тапшыручылар фикерләре:
・ Казанның 125 нче номерлы гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Антон Львов инглиз теленә карата мөнәсәбәте вакыт узу белән үзгәрүен хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, башта ул бу фәнне яратмаган, әмма үсә төшкәч, инглиз теленең әһәмиятен аңлап, аны тирәнтен өйрәнә башлаган.
Киләчәктә Антон тормышын IT өлкәсе, цифрлы куркынычсызлык яки тәрҗемә эше белән бәйләргә тели.
Аның фикеренчә, тәрҗемәчеләргә ихтыяҗ беркайчан да бетмәячәк.
– Заманча технологияләр тәрҗемәдә кешене тулысынча алыштыра алмый. Чөнки биредә сөйләм үзенчәлекләре, интонация, мәгънә төсмерләре зур роль уйный, – ди ул.
・ Казан шәһәре Совет районының 187 нче номерлы күппрофильле лицее 11 «Б» сыйныфы укучысы Екатерина Ильина инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханына җитди әзерләнгән. Ул ике ел дәвамында сынауга укытучы белән дә, онлайн-мәктәптә дә әзерләнгән.
Киләчәктә Екатерина үзен дипломат яки тәрҗемәче буларак күрә.
Укучы сүзләренчә, инглиз теленә кызыксыну яңа мәктәпкә күчкәч барлыкка килгән.
Автор фотолары





Комментарийлар