Логотип Магариф уку
Цитата:

Иннополис университеты компьютер фәннәре буенча THE рейтингында Россиядә алтынчы урында

Иннополис университеты Times Higher Education басмасының 2026 елгы компьютер фәннәре буенча предмет рейтингында Россия вузлары арасында алтынчы урынны алды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Вузның төп өстенлеге — халыкара эшчәнлек. Бу күрсәткеч буенча Иннополис 73,1 балл җыйды, әлеге нәтиҗә Россия университетлары арасында иң югарысы булып тора. Бәяләүдә чит ил студентлары, хезмәткәрләре саны һәм халыкара фәнни хезмәттәшлек исәпкә алынды.

Иннополис шулай ук индустрия белән хезмәттәшлек (57,1 балл) һәм фәнни тикшеренүләр сыйфаты (40,7 балл) буенча да югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Уку йорты ректоры Александр Гасников билгеләп үткәнчә, университет инде икенче ел рәттән THE рейтингында компьютер фәннәре буенча тәкъдим ителә. Моннан тыш, Иннополис соңгы ике елда дөньякүләм THE рейтингында Россиянең иң яхшы ун вузы исемлегенә керә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ