Иртәгә «Этнографик диктант» старт ала
Россия – күпмилләтле ил: 190 нан артык милләт вәкиле генә яши. Һәркайсының милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, традицияләре. Үзеңнең һәм башка халыкларның яшәешен никадәр яхшырак белсәң, ил-көндә ду...
Россия – күпмилләтле ил: 190 нан артык милләт вәкиле генә яши. Һәркайсының милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, традицияләре. Үзеңнең һәм башка халыкларның яшәешен никадәр яхшырак белсәң, ил-көндә дустанә мөнәсәбәт урнашачак. Шул максатны күздә тотып, 2016 елдан башлап, 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Россиядә «Зур этнографик диктант» уздырыла. Елдан-ел аның дәрәҗәсе, анда катнашучылар саны күзгә күренеп арта. Әйтик, 2016 елда Россиядә диктантны 90 меңгә якын кеше язса, 2017 елда инде анда 367 мең кеше катнаша, ә узган ел исә этнографик диктант язып, 2 миллион 679 мең кеше үз белемен тикшереп карады. «Этнографик диктант»та безнең Татарстан вәкилләре дә елның-елында актив катнаша. Әйтик, узган ел республикабызда диктантны 30 мең кеше язган иде. Быел исә бу күрсәткеч ике-өч тапкырга күбрәк булыр төсле. Чөнки киләсе ел Татарстанда юкка гына Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителмәде шул.
Быел исә «Зур этнографик диктант» 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр үтәчәк. Диктант язу өчен барысы 192 мәйданчык оештырыла. Әйтик, «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә генә дә 600 кеше диктант язачак.
Диктант биремнәре бик үк җиңелләрдән булмаячак. Биремнәр 30 сораудан торачак. Аларның егермесе Россиядәге һәр төбәк кешесе өчен бертөсле булса, калган унысы аерым төбәкләргә кагылышлы. Барлык сорауларга да дөрес җавап бирүчеләр 100 баллга ия булачак. Аларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелә.
Димәк, иртәгәдән башлап, һәр теләгән кеше алты көн дәвамында «Зур этнографик диктант»та катнаша ала
Таһир САБИРҖАНОВ

Комментарийлар