Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Чүриле мәктәбендә – «Көзге бал»

Бүгенге мәктәп тормышының, укучыларга  белем бирү белән беррәттән, тәрбия бирү өчен дә гаять әһәмиятле булуын барыбыз да белә. Бу уңайдан мәктәп күләмендә үткәрелә торган чаралар зур урын алып то...

Бүгенге мәктәп тормышының, укучыларга  белем бирү белән беррәттән, тәрбия бирү өчен дә гаять әһәмиятле булуын барыбыз да белә. Бу уңайдан мәктәп күләмендә үткәрелә торган чаралар зур урын алып тора.

Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көз алтын төсләре, муллыгы һәм күркәмлеге белән аерыла. Көз ул – муллык, ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясау чоры. Быел безнең Иске Чүриле урта мәктәбе бакчасыннан укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидор, кәбестә, кишер, чөгендер, суган-сарымсактан мул уңыш җыйнап алынды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай шигырендәгечә, «Эш беткәч, уйнарга ярый» дип, мәктәбебездә гөрләтеп «Көзге бал» – Уңыш бәйрәмен уздырдык. Укучыларның мәктәптә үткәрелә торган бәйрәмнәр арасыннан иң көтеп алынганы инде ул «Көзге бал». Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Башлангыч сыйныф укучылары көзге концерт оештырдылар. Ул киемнәр, көзге темага шигырьләр, матур җырлар, дәртле биюләр – барысы да урынлы булды.
5 – 7 нче сыйныфлар арасында бәйрәм аеруча күңелле узды. Ул җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы конкурслар белән аралашып барды. Балалар уйнарга бик яраталар бит алар, җаннарын, тәннәрен биреп ярышалар, бер-берсе өчен җан аталар. Рәхәтләнделәр генә!

Өлкән сыйныф укучыларының бәйрәме исә КВН формасында узды.  Үз-үзләре белән таныштыру, көзге темага төрле кызыклы биремнәр, бер яшелчәне рекламалау, җырлар-биюләр белән үрелеп барды ул. Һәр сыйныф бик яхшы итеп, күңел җылысын биреп әзерләнгән иде.  Барлык укучыларның да чыгышлары искиткеч булды. Кичә бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.
Ләйсән ВӘЛИЕВА, Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ