Логотип Магариф уку
Цитата:

Иске Ибрай мәктәбендә – Белем көне

Беренче сентябрь... Менә кояшлы 1  сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды.Мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Күңелләрдә, йөзләрдә шатлыклы ел...

Беренче сентябрь... Менә кояшлы 1  сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды.
Мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Күңелләрдә, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен иде.

Мәктәбебездә Белем көне бәйрәме  Россия һәм Татарстанның дәүләт флагларын тантаналы күтәрүдән, гимнны башкарудан башланды. «Һәр уку атнасы шул традиция белән башланып китәчәк. Флаг күтәрү хокукы югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга һәм укучыларга биреләчәк», – дип сөйләде мәктәбебез директоры Лилия Минвәгыйзь кызы Бикушева.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм тантанасында әти-әниләр, ветеран укытучылар, район вәкилләре катнашты. Килгән кунаклар тарафыннан матур теләкләр теләнде, җырлар яңгырады.
Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын, балаларыбыз сугыш күрмичә, бәхетле яшәсен иде!

Гүзәлия КАДЫЙРОВА,


Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбе укытучысы


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ