Ислам дөньясы фотоларда
Казанда Ислам мәдәнияте музеенда 21 ноябрендә 15:00 сәгатьтә «Император православ Палестина җәмгыяте фотоколлекциясендә Ислам дөньясы» күргәзмәсе ачылачак. Проект дәүләт дин тарихы музее белән берлектә, Ибн Сина исемендәге Ислам мәдәниятен өйрәнү фонды ярдәмендә әзерләнгән.
Күргәзмә Император православ Палестина җәмгыяте коллекциясеннән XIX-XX гасырлардагы60 фотографияне тәкъдим итә. Дәүләт дин тарихымузее фондларында сакланган бу сурәтләрдәмөселманнарның көндәлек тормышы, христианнарһәм мөселманнар хөрмәт иткән изге урыннарсурәтләнгән.
Бруно Геншиль, Иван Барщевский һәм Елена Бонфис фотографияләрен Коръән аятьләре, А.С. Пушкин, П.А. Вяземский, М. Ю. Лермонтов, Н. С. Гумилев, О. Э. Мандельштам һәм И. А. Бунинныңшигырьләре һәм прозалары тулыландыра.
Күргәзмә кеше һәм гаилә, дога һәм хаҗ кылу, су һәм икмәк, китап һәм белем, тормыш һәм үлем, башка бик күп төшенчәләр – сәнгать образлары, Дини традицияләр һәм рус әдәбияты классикларытекстлары аша сөйләшергә чакыра.
Проектның кураторы - Россия гарәпчесе,профессор, Бөек Петр исемендәге антропологияһәм этнография музее директоры урынбасарыЕфим Резван.
Комментарийлар