Ислам кануннары буенча диспансерлаштыру
Казанның 21нче шәһәр поликлиникасында (Рихард Зорге, 103) ислам дине кануннарын үтәп, диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе узарга мөмкин.
Моның өчен һәр якшәмбе 8:00 дән 14:00 гә кадәр лаборатория һәм диагностика тикшеренүләре үткәрү өчен ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым кабинетлар билгеләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Алдан язылу мәҗбүри, язылу эш көннәрендә 08:00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
Шулай ук икенче катта намаз уку өчен бүлмә каралган.
Автор фотосы
Комментарийлар