Логотип Магариф уку
Цитата:

«Итил» фестиваленә рәхим итегез!

        Заманы катлаулы дип тормыйлар, атна саен диярлек фестиваль арты фестиваль оештырып кына торалар. Бу шимбәдә, ягъни 12 август көнендә  Казанда Идел буе халыкларының яңа...

        Заманы катлаулы дип тормыйлар, атна саен диярлек фестиваль арты фестиваль оештырып кына торалар. Бу шимбәдә, ягъни 12 август көнендә  Казанда Идел буе халыкларының яңа этник мәдәниятенә багышланган «Итил» фестивале гөрләячәк. Быелгысы инде өченче ел рәттән уздырылуы булачак. Аның беренчесе 2021 елда  башкалабызның «Казан» гаилә үзәге биләмәсендә ике көн дәвамында 9 мең  тамашачы катнашында узган булган. Үткән ел исә М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял   паркында узды. Урыны күпләргә ошаган, ахры. Быелгысын да оештыручылар шул ук урында үткәрергә булганнар. 12 август көнне көндезге сәгать 12 дән төнге 10 га кадәр Горький паркы Идел буе халыкларының этник мәдәнияте үрнәкләрен киң халыкка җиткерү мәйданына әвереләчәк. Анда  һәр чара бүгенге көн яшь мәнфәгатен күздә тотып оештырылачак.
        Паркның яшел кырында үтәчәк фестивальнең музыкаль сәхнәсе тамашачыларны үзенә тартып торуның төп ноктасы булыр дип көтелә. Музыкаль программасы киңкырлы: үзебезнең артистлардан тыш. Идел буе шәһәрләреннән чакырылган   сәнгатькәрләр дә сәхнә тотачак. Ә инде Мәскәү артисты Сюзанна һәм Санкт-Петербургның «Settlers» төркеме кичәнең йөзек кашлары булачак. Анда шулай ук Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Чувашия, Самараның да сәхнә йолдызлары да үз халыкларының җыр-моңнарын тамашачы хозурына тәкъдим итәчәк.
        Фестиваль мәйданчыгы ярминкәсендә Чабаксар, Казан, Уфа,  Ижау калаларының атаклы һөнәрчеләре үзләренең кул эшләрен тәкъдим итәчәкләр.
        Фестивальнең балалар зонасында кечкенәләр өчен көнозын «Абый &Сабый» кәсепчелек үзәге күн эшләренә, җепләрдән  беләзек үрү, агач фигураларга бизәк төшерү серләрен төшендерүгә багышланган мастер-класслар үткәрергә җыена.
        Фудкорт зонасында исә Идел буе халыкларының милли аш-суыннан авыз итә алачаксыз.
        Беренче тапкыр буларак быелгы фестивальдә ачык лекторий да эшләячәк. Ул көндезге сәгать бердә КФУның этнография музее мөдире Әнвәр Миңгалиевнең лекциясе белән ачыла. Шуннан соң «Мәдәни кодны кабаттан төшенү: трендмы, әллә  зарурилыкмы?» дигән темага бәхәс клубы үз утырышын уздырачак. Кичке сәгать биштә режиссёр Илшат Рәхимбай катнашында аның  үзе төшергән «Микулай» психологик этно-триллеры күрсәтелеп, аның  буенча фикер алышу оештырылачак.
        Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә журналистларны «Итил» фестивале программасы белән таныштырдылар.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ