Җырчы Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди
Җырчы Илназ Баһ Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең рекламасында төшкән. Моның турыда «Татар-информ» агентлыгы яза. Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама уку йортының социаль...
Җырчы Илназ Баһ Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең рекламасында төшкән. Моның турыда «Татар-информ» агентлыгы яза. Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама уку йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә чыкты.
Афиша татар филологиясе бүлегенә укырга керергә чакыра: «Кая укырга керүеңне сайладыңмы әле? Бу – бик мөһим адым. Шәхсән мин КФУның татар филологиясе бүлегендә белем алдым. Татфак – ул гаҗәеп дөнья... Андагы иҗади мохит, зыялы мөгаллимнәр, нәзакәтле әңгәмәләр, тәэсирле һәм онытылмас кичәләр фикерем үсешенә һәм иҗади юлымның формалашуына зур этәргеч булды. Син дә тәвәккәллә! Олы юлга старт монда башлана!».
![Фото: tatar-inform.tatar](http://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2018/06/IMG-20180628-WA0038-350x500.jpg)
Комментарийлар