Логотип Магариф уку
Цитата:

КАИ студентлары өчен яңа тулай торак

Студент елларыңны тулай торакта яшәп, яшьлегеңнең дүрт-биш елын андагы тормыш казанында уздыруга җитми инде! Шуңа да чит төбәкләрдән Казан вузларына укырга кергән егет һәм кызларның күбесе тулай торак...

Студент елларыңны тулай торакта яшәп, яшьлегеңнең дүрт-биш елын андагы тормыш казанында уздыруга җитми инде! Шуңа да чит төбәкләрдән Казан вузларына укырга кергән егет һәм кызларның күбесе тулай торактан урын эләктереп, анда яшәүне кулайрак күрә. Бердән, тулай торакта яшәгән өчен түләү хакы арзанрак, икенчедән, группадашларың белән бер сулышта яшәү мөмкинлеге туа. Бу җәһәттән, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ студентлары күпкә бәхетле. Бу уку йортында чит төбәкләрдән килеп белем алучы һәм тулак торакка ихтыяҗы булган һәр студентка тулай торактагы бүлмәләрдән урын бирелә. Чөнки вузның моңарчы ук җиде тулай торагы гына бар иде. Һәм менә яңа уку елына сигезенчесе үзенә студентлар кабул итәргә әзер. Казанның Четаев урамы, 8 нче йорт адресы буенча урнашкан әлеге тулай торак «Четаевтагы студентлар йорты» дип йөртелә.  Университетның 620 студентын үзенә сыендырачак ул. Һәр бүлмәсе икешәр студентка исәпләнгән заманча тулай торакта яшәү шартлары һәркем күңеленә хуш киләчәк. Һәр блокта ике-өч бүлмә, аерым кухнясы, санузелы, душ бүлмәсе бар. Тулай торакның үзендә үк медицина блогы, спорт залы булу да биредә яшәгән студентлар өчен бик тә уңайлы. Тулай торак территориясендә хәтта студентларга буш вакытларында ял итү һәм төрле чаралар уздыру өчен ачык мәйданчык та булдырылган.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ