Каюм Насыйри мирасы: Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеменә багышланган Халыкара конференция
Бүген, 11 декабрь көнне, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуга багышланган «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.
Оештыручылар билгеләп үтүенчә, әлеге чараның төп максаты — мәгърифәтче Каюм Насыйриның күпкырлы фәнни-методик һәм иҗади мирасын киң катламга таныту, шулай ук хәзерге татар теле белеменең галим хезмәтләрендә нигез салынган фәнни юнәлешләре буенча фикер алышу.
Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр иткәнчә, конференциядә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Мәскәү, Якутск, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, шулай ук башка югары уку йортларыннан килгән галимнәр һәм укытучылар докладлар белән чыгыш ясый. Бу исә чараның киң географиясен һәм фәнни әһәмиятен тагын да арттыра.
Фәнни-гамәли конференция кысаларында Каюм Насыйриның мәгърифәтчелек эшчәнлеге; аның татар тел белеменең формалашу һәм үсешендәге роле; татар теленең теоретик аспектларында традицияләр һәм инновацияләр мәсьәләләре карала. Шулай ук төрки һәм алтай телләрен өйрәнүдә чагыштырма-тарихи метод, мәдәни багланышлар һәм полилингваль нигездә белем бирү; төрки телләр әдәбияты һәм мәдәнияте; яшь галимнәр хезмәтләрендә Казан лингвистика мәктәбе традицияләре темалары да карала.
ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов чыгышында билгеләп үткәнчә, Каюм Насыйри мирасы бүген дә яңа яктан ачылып тора.
– Каюм Насыйри шәхесе, исеме әлеге чараларга бик лаек. Ул – киңкырлы шәхес һәм без аның эшчәнлеге турында сәгатьләр буе сөйли алабыз. Каюм Насыйри – татар этнографиясенә, шулай ук бүгенге татар фәнни теленә нигез салучы галимнәрнең берсе, – диде ул.
Филология фәннәре кандидаты һәм докторы Рүзәл Йосыпов ассызыклаганча, «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» конференциясен уздыру – татар гыйлеме фәнен алга этәрү, аның актуаль юнәлешләрен камилләштерү өчен мөһим адым булып тора.
Әлеге чара Каюм Насыйри мирасына яңадан мөрәҗәгать итүнең гыйльми әһәмиятен тагын бер кат раслый һәм киләчәк тикшеренүләр өчен ныклы нигез булдыруы белән әһәмиятле.
Автор фотолары





Комментарийлар