Каюм Насыйри турында документаль фильм күрсәтәчәкләр
2025 елның 14 февралендә татар галиме, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.
Шул сәбәпле, бүген 19:45 сәгатьтә «Культура» телеканалы татар мәгърифәтчесенең тормыш тарихын сөйләүче «Дөньяларны тоташтыручы» документаль фильмын күрсәтәчәк.
Фильм Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов инициативасы белән төшерелгән.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән Россия Банкы 2025 елның 15 гыйнварында «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясендәге «Галим-мәгърифәтче Каюм Насыйри тууына 200 ел тулу уңаеннан» 2 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкә әйләнешкә чыгарды.
Бүген, Каюм Насыйри тууына 200 ел тулган көнне, бай эчтәлекле чаралар көтелә.
Мисал өчен, Каюм Насыйри музеенда бәйрәм чаралары узачак:
– Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү,
– галимнең дини эшчәнлеге турында лекция,
– көмеш тәңкә презентациясе,
– ТР Милли музее фондларыннан «Пешекчегә үгет-нәсыйхәт: Насыйри рецептлары» күргәзмәсен ачу.
Фото: kpfu.ru
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
АсылъЯр «Йөрәк җыры» концерт программасын тәкъдим итә
12 ел паузадан соң АсылъЯр өр-яңа концерт программасын тәкъдим итә.

"Соңгы сольный концертым 2012 елда булды, шул ук елда кандидатлык диссертациям дә якланды. Гаилә дөньясы да бөтереп алды. Пауза алмый мөмкин түгел иде. Ләкин иҗат туктап тормады, яңа җырлар шактый җыелды. Яраткан тамашачыма җиткерер вакыт җитте", – ди ул.
Улы Әмир, кызы Нәүбәһар АсылъЯрның каенана-каенатасы исемнәрен йөртә. "Апуш" театр студиясендә шөгыльләнәләр. Концертта да чыгыш ясаулары көтелә.
Шулай ук концертта "Йөрәк җыры" исемле җырның премьерасы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар