Камил Ногаев: «Мондый байлык бер илдә дә юк»
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – «Һөнәрләр Биләр Форум» (Ремесла/Junior Skills) эшен башлап җибәрде. Ул 15–21 июль көннәрендә уза, дип хәбәр итә «Сәләт» матбугат хезмәте.
Быелгы смена 800 гә якын мәктәп укучысын берләштерде. Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Татарстанның барлык районнарыннан килгән балалар җыелды. Алар арасында фән олимпиадалары һәм конференцияләр җиңүчеләре, призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары, мәктәп активистлары бар.
«Һөнәрләр Биләр Форум» мәктәп укучыларын заманча һәм киләчәк һөнәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән. Смена кысаларында катнашучылар төрле белем бирү программаларында, остаханәләрдә, практик дәресләрдә һәм иҗади проектларда катнашачак.
Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләде.
– Без сезне бик көттек. Форум башланганчы һава торышы үз холкын күрсәтеп алган булса да, ачылу тантанасына, хәтта табигатьтә безгә елмая. Иң көтеп алган кунакларыбыз ул сез – сәлкешләр, – диде Айгөл Габдрахманова.
Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты: Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ирек Шәйхетдинов.
– Монда килү – зур бәйрәм. Шуңа сезне бәйрәм белән котлыйм. Изге җирләрдә үткәрелә торган форум республика өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим. Оештыручыларга рәхмәт! Тырышып укыгыз белем алыгыз, яңа дуслар табыгыз һәм бу дуслыкны саклагыз. Мондый уникаль проект бары Татарстанда гына бар, – дип белдерде Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Камил Ногаев Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде:
– «Сәләт» сөрәннәрен ишеткәч, яшәрәп киткән төсле буласың. Яңа көч белән яшисе килә. Бу ел Россиядә Владимир Путин указы нигезендә Халыклар бердәмлеге елы итеп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы итеп игълан ителде. Россиядә 190 нан күбрәк, ә Татарстанда 180 гә якын милләт вәкиле дус-тату яши. Мондый байлык бер илдә дә юк. «Сәләт» тел, мәдәният, тарих, мәгърифәтне популярлаштыру юнәлешендә бик зур эш башкара. Нинди генә милләттән булсак та, без бердәм булырга тиеш. Бердәмлектә – көч! – диде Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев.
Фото: «Сәләт» матбугат хезмәте.





Комментарийлар