Логотип Магариф уку
Цитата:

Катлаулы шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү өчен грант күләме артачак

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин башкалада катлаулы социаль-икътисади шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү өчен грант күләменең артуы турында хәбәр итте.

Аның фикеренчә, әлеге проект  белем бирү сыйфатын яхшыртуга һәм барлык балалар өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга ярдәм итәчәк. Катлаулы социаль-икътисади шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү проекты узган елдан гамәлгә ашырыла. Проект таләпләренә туры килгән белем бирү оешмаларына  матди-техник базаларны ныгыту максатыннан  5 млн сум күләмдә  бүлеп бирелгән. Бу хакта  башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов билгеләп узды.

 «Кайбер мәктәпләр  катлаулы социаль-икътисади шартларда эшләсә дә, аларның өлгереш буенча күрсәткечләре  югары булмаска да мөмкин, шулай да бу мәктәпләрнең эшчәнлеген начар дип бәяләп булмый. Мәктәпләрне БДИ яки олимпиада нәтиҗәләре, катлаулы  белем бирү оешмалары турында күрсәткечләр аша гына нәтиҗә ясау гадел түгел», –  дигән фикердә Ирек Ризванов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ