Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан дәүләт энергетика университетының ачык ишекләр көне

29 октябрьдә Казан дәүләт энергетика университетының Ачык ишекләр көненә килүчеләрне кызыклы экскурсияләр, концерт программасы һәм эчтәлекле презентацияләр көтә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм...


29 октябрьдә Казан дәүләт энергетика университетының Ачык ишекләр көненә килүчеләрне кызыклы экскурсияләр, концерт программасы һәм эчтәлекле презентацияләр көтә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.




КДЭУ кунакларын «А» корпусы янындагы кампус ишегалдында каршы алып, актлар залына озатачаклар. Алар алдында беренче проректор – уку эшләре буенча проректор Александр Леонтьев чыгыш ясаячак. Кабул итү һәм һөнәри юнәлеш эшләре буенча идарә башлыгы Анна Дербенева әзерлек юнәлешләре, белем бирү программалары һәм КДЭУга керү шартлары турында җентекләп сөйләячәк.
Университетка килүчеләр өчен күңел ачу программасын югары уку йортының иҗади студентлар коллективлары әзерли. Кунаклар өчен Казан энергетика университеты үзәкләре һәм лабораторияләре, шулай ук югары уку йортының тулай торагы буенча экскурсияләр оештырыла.
«Сезне 29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Казан шәһәре, Красносельский урамы, 51 йорт, КДЭУ, «А» корпусы. Чарада катнашу өчен https://clck.ru/32Nq5u сылтамасы буенча алдан теркәлергә кирәк. Теркәл һәм КДЭУдан истәлекле призлар ал. Кунакларны каршылау «А» корпусында 09:30 сәгатьтә башлана», диелә бу хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ