Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан карьера үсеше өчен илнең иң яхшы шәһәрләр өчлегенә керә

Икътисади актив халыкның сораштыру катнашкан 43 проценты Татарстан башкаласын карьера булдыру өчен иң яхшы шәһәр дип атады. Бу хакта SuperJob.ru сервисы сөйли.«Тагын 44 проценты мондый фикергә каршы,...


Икътисади актив халыкның сораштыру катнашкан 43 проценты Татарстан башкаласын карьера булдыру өчен иң яхшы шәһәр дип атады. Бу хакта SuperJob.ru сервисы сөйли.




«Тагын 44 проценты мондый фикергә каршы, 13 проценты җавап бирергә кыенсынган. 2021 елда калада яшәүчеләрнең – 51, 2020 елда – 54, 2018 елда – 55, 2014 елда 62 проценты карьера булдыру өчен шәһәрне иң яхшы урын дип санаган», - диелә хәбәрдә.
Туган шәһәреңдә карьера булдыру мөмкинлеге Мәскәү һәм Санкт-Петербургта иң югарысы, Казан әлеге уңайдан өченче баскычта урнашкан, беренче бишлеккә шулай ук Төмән һәм Екатеринбург шәһәрләре дә кергән.
Искәртеп узабыз, бер ел эчендә карьера перспективаларын бәяләү күп кенә мегаполисларда түбәнәйгән, бары тик Чаллы һәм Киров шәһәрләре генә 3 процентлы үсеш күрсәткән. Шул ук вакытта, бу шәһәрләрдә сораштыруда катнашучыларның бик азы гына хезмәт баскычы буйлап югары күтәрелү мөмкинлеген күрә.
2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә Россиядә яшәүчеләрнең кәефе күтәрелү фонында карьера перспективаларын бәяләү барлык шәһәрләрдә дә диярлек югары булган. Коронавирус пандемиясе вакытында бәяләр түбәнәя башлаган һәм хәзер 2014 елгы дәрәҗәдән дә түбән төшкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ