Казан Кремле тавыннан чаңгы шуачаклар
8 февральдә Казан Кремле тавында тау чаңгысы фестивале узачак.Узган ел әлеге чара илнең төрле төбәкләреннән 500 дән артык спортчыны берләштергән иде.
Быел катнашучылар өчен ике төрле трасса әзерләнә: берсе – профессионаллар, икенчесе башлап шөгыльләнүчеләр өчен. Фестивальдә катнашу бушлай,тик 18 яшь тулган булу шарт.
Игътибар: фестиваль уңаеннан 8 февральгә кадәр Бауман һәм Профсоюз урамнарында йөрү вакытлыча чикләнүен истә тотыгыз.





Комментарийлар