Казан лицеисты халыкара табигать фәннәре олимпиадасында алтын медаль яулады
Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатында укучы Альберт Семёнов Колумбиядә узган Юниорларның 19 нчы халыкара табигать фәннәре олимпиадасында алтын медаль алган, дип хәбәр итә Казан шәһәре...
Казанның Мәскәү районы 2 нче лицей-интернатында укучы Альберт Семёнов Колумбиядә узган Юниорларның 19 нчы халыкара табигать фәннәре олимпиадасында алтын медаль алган, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.
Ярышлар Боготада узган. Россия командасы составында, Альберт Семёновтан тыш, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Мордовиядән тагын биш укучы чыгыш ясаган. Россия укучылары 5 алтын һәм бер көмеш медаль яулады.
Россия командасын сайлап алу һәм аны әзерләү Мәскәү физика-техник институтында узган. Олимпиадада катнашучыларга 3 турны (тест, теория һәм эксперименталь турны) үтәргә кирәк була. Аларның һәрберсендә физика, химия һәм биология буенча биремнәр булган. Ярышлар йомгаклары буенча укучылар арасында барлыгы 20 алтын медаль уйнатылган.
Фәния Лотфуллина





Комментарийлар