Казан метросы көзге графикка күчә
1 сентябрьдән Казан метрополитены көзге график буенча эшли башлаячак.
Иртән һәм кич – халык иң күп йөргән вакытта линиягә 11 электр поезды чыгарга тиеш.
Поездлар арасындагы интервал да кыскарачак һәм 5 минут 8 секундны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» оешмасы матбугат хезмәте.
Август уртасында юл хуҗалыгы хезмәте белгечләре башкала метросының 12 километр озынлыктагы тоннелен чистарткан иде. «Имәнлек», «Җиңү Проспекты» һәм «Авиатөзелеш» метро станцияләре яны велосипед парковкалары белән җаһазландырылды.





Комментарийлар