Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан оркестрлары бер сәхнәдә

11 июньдә Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә Казан оркестрлары катнашында концерт үтәчәк.

Бәйрәм концерты Росгвардиянең Идел буе округы Казан махсус моторлаштырылган полкының хәрби оркестры белән башланып китәчәк. Унбиш музыканттан торган состав Россия һәм Татарстан халыклары музыкасы, джаз, патриотик композицияләрне уйнаячак. Әлеге оркестр 1999 елда оешкан.

Кызыл Байрак училищесының Казан югары танк команда орденының оркестры шулай ук бәйрәмдә үз программасын тәкъдим итәчәк.

Бу  оркестрның тарихы 2009 елда башланган. Алар үзгәртеп кору чорында  Казан югары артиллерия команда училищесы үз эшчәнлеген туктаткач оешкан. 
Тамашачылар 20 музыканттан торган  «Казан Нуры» оркестрының дә чыгышын күрә алачак. Халык уен кораллары оркестры 1998 елда Казан шәһәре администрациясе «Казан» милли мәдәни үзәге базасында барлыкка килгән. Оркестрның үзенчәлекле аһәңе беркемне дә битараф калдырмаячак. Чөнки алар теләсә нинди юнәлештә уйныйлар, төрле стильдәге музыканы башкаралар. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ