Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан педагоглары өчен тавыш бирик!

Быел «Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсының финал сынаулары Россиянең ике төбәгендә уза. 72 мәктәп педагогы Карачай-Черкес Республикасына, 32 тәрбияче Төньяк Осетия - Алания Р...














Быел «Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы - 2023» конкурсының финал сынаулары Россиянең ике төбәгендә уза. 72 мәктәп педагогы Карачай-Черкес Республикасына, 32 тәрбияче Төньяк Осетия - Алания Республикасына килде, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
2023 елда конкурста Россия Федерациясенең 75 төбәгеннән  30 милләт вәкиле катнаша. Укытучылардан Татарстан данын Казан шәһәренең 13 гимназия укытучысы Шәгәрәева Алинә Илсур кызы яклый. Тәрбиячеләрдән Казанның 41 балалар бакчасы Лотфуллина Айсылу Газинур кызы финалистлар исемлегендә.
20–22 сентябрьдә конкурсантлар өчен тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү өчен сылтама.
“Туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесе 23 сентябрьдә тәмамланачак.

Фәния Лотфуллина



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ