Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын оештыручылар белән очрашты
ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары һәм «Ура, авылга!» проекты оештыручылары белән очрашты. Очрашу Лаеш районындагы «Идел» яшьләр үзәгендә узды.
Быел проект Татарстанның 17 районында 50 дән артык авылны колачлаган. Анда 3 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан. Биш көнлек сменаларда катнашучылар татар, удмурт, чуаш һәм мари мәдәнияте белән танышкан, мастер-классларда, экскурсияләрдә һәм төрле ярышларда катнашкан.
Очрашу алдыннан Марат Әхмәтов «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән бергә проектлар күргәзмәсе белән танышты. Төрле районнардан килгән остазлар балалар өчен оештырылган чаралар турында сөйләде. Алар арасында татар халык җыры, милли бию, көрәш, келәм туку, күн эшкәртү, чуаш баш киеме һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар бар.
Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын туган телләрне өйрәнүгә кызыксыну уятучы нәтиҗәле инициативаларның берсе дип атады. Аның сүзләренчә, проектта катнашучылар саны елдан-ел арта: өч ел элек биш районда меңгә якын бала катнашса, быел аларның саны 3 меңнән арткан. 80 кешегә исәпләнгән сменаларга 120 дән артык гариза килүен дә билгеләп үтте.
«Безнең төп максат – җәйге каникул вакытында шәһәр балаларын авылларда әби-бабайларында кунакта булганда туган телләрен өйрәнүгә җәлеп итү», – диде Марат Әхмәтов.
Проект оештыручылары белдергәнчә, сменалар авыл халкы белән берлектә үткәрелә. Балалар туган телдә аралаша, җирле халык белән очраша, хуҗалыкларга һәм фермаларга бара, милли уеннарда катнаша. Бу аларга телне көндәлек аралашу аша өйрәнергә мөмкинлек бирә.
Очрашу ахырында Марат Әхмәтов «Ура, авылга!» проектын оештыручыларга бүләкләр тапшырды.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар