Тәрбияче Айсылу Лотфуллинага
сылтама буенча үз тавышыңны биреп ярдәм итәргә була. Онлайн тавыш бирү 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурсның соңгы этабы 23 сентябрьдә тәмамланачак. Быел анда 104 кеше катнаша: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Конкурс кысаларында катнашучылар үз-үзләрен презентациялиләр, тәрбияләнүчеләр белән мастер-класслар һәм дәресләр үткәрәләр, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының мәгариф идарәсендә.
Билгеле булганча, Казанның 121 нче балалар бакчасы хезмәткәре Мария Тимофеева «Педагог-психолог» бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының читтән торып этабын узган. Ул Татарстанны Мәскәүдә 1–5 октябрьдә узачак көндезге этапта тәкъдим итәчәк.
Комментарийлар