Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан «Шомбай-fest»ка әзерләнә

Бүген Татмедиада әлеге чара уңаеннан матбугат очрашуы булып узды.

Быел «Шомбай-fest» бишенче тапкыр оештырылачак. Казанга төрле милләт вәкилләренең курчак театрлары киләчәк.

“Казанда 25 июньнән 2 июльгә кадәр «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале узачак, – ди ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин. – Безнең республикага төрле төбәкләрдән, илләрдән катнашучылар киләләр. Казан халкына һәм кунакларына Белоруссия, Азәрбайҗан һәм Россия төбәкләреннән 14 спектакль тәкъдим ителәчәк”.

Һәр ике ел саен оештырылучы «Шомбай-fest» “Әкият” курчак театрының “Адәмнәр” спектакле белән башланып китәчәк. Фестиваль программасына өлкәннәр өчен һәм балалар өчен җидешәр спектакль кергән.

Бүген театр үзенең иҗади үсеш чорын кичерә. Анда бик күп кызыклы вакыйгалар: лабораторияләр, фестивальләр, семинарлар, мастер-класслар, иҗади очрашулар һәм юбилей чаралары уза. Халыкара "Шомбай-fest" курчак театрлары фестивале 2013 елдан бирле оештырыла.

“Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев 90 еллык тарихка ия булган театрның репертуарына тукталып узды. Өлкәннәр өчен махсус куелган спектакльләр турында сөйләде.

«Шомбай-fest»нең Казан тамашачысы һәм кунаклары өчен менә дигән форсат. Фестиваль кысаларында читтән килгән 13 спектакль тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук журналистларны “Әкият” курчак театрының яңа сайты белән таныштырдылар. Татар труппаcы эшчәнлегенә аерым тукталдылар. 90 ел тарихка ия театр яңа логотипка да ия булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ