Марат Әхмәтов: “Халкыбызның сайлауларда актив катнашуын бердәмлеккә сынау дип кабул итәм”
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ - КХТИ) бинасында урнашкан 55 нче сайлау участогына Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып килде.
"Быелгы сайлау кампаниясе үзгә шартларда уза, чөнки махсус хәрби операция бара, – дип басым ясады Марат Әхмәтов журналистлар белән аралашканда. – Мин бу сайлауларда халкыбызның актив катнашуын бердәмлеккә сынау дип кабул итәм. Моннан тыш, сайлауларда катнашуны лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә бергәлеккә һәм бердәмлеккә имтихан буларак карарга мөмкин».
Бүген Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Бөтен республика буенча сайлау участоклары сәгать сигездә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Республикада барлыгы 2700дән артык участок сайлау комиссиясе, шулай ук 42 вакытлы сайлау участогы эшли.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50 нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулар уза. Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.





Комментарийлар