Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан студентлары корпоратив практика узды

        Югары уку йортында алган теоретик белемең практикада ныгытылганда гына нәтиҗәсе була. Бу хакыйкатьне Казан илккүләм тикшеренү техник университеты – КАИ ректораты җитәкчелег...

        Югары уку йортында алган теоретик белемең практикада ныгытылганда гына нәтиҗәсе була. Бу хакыйкатьне Казан илккүләм тикшеренү техник университеты – КАИ ректораты җитәкчелеге яхшы аңлап эш итәргә омтыла. Шуны күздә тотып, быелгы җәйдә үз студентларын, һөнәри осталыкларын камилләштерү максатыннан, Мәскәү, Түбән Новгород калаларындагы авиапредприятиеләрендә практика узуларын оештырды.
        Ник дисәң, әлеге вуз быел да «Корпоратив төбәкара практика» дигән берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе проектында катнашты. Әлеге проектта күздә тотылганча, студентлар алмашу кысаларында Казанның бу югары уку йорты илебезнең төрле төбәкләрендәге техник университетларда белем алучы ике дистәдән артык булачак авиатөзүчене үзенә кабул итте. Бер үк вакытта үзләренең дә ун студенты Мәскәү авиация институтында экскурсиядә булып кайтты. Алар шулай ук «Туполев» акционерлык җәмгыятенең конструкторлык бюросында, «Сокол» авиазаводы филиалы базасында практика узып, үз белгечлекләре буенча практик күнекмәләр үзләштерде. Предриятие эшчәнлеге белән танышу барышында КАИ студентлары кою производствосында, штамповкалау, механик эшкәртү участокларында алып барылучы мөһим техник процесслар белән якыннан таныштылар, агрегатлау-җыю цехында булдылар. Бигрәк тә аларны самолетлардагы ягулык бакларын юдырту һәм герметиклыгын тикшерү, шулай ук очыш алдыннан самолетның барлык системаларын тикшерү барышы кызыксындырды.
Казан студентларын тагын бигрәк тә әлеге предприятиенең күпьеллык тарихында җитештерелгән барлык самолетларның үрнәкләре куелган корпоратив авиация музее кызыксындырды.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ