Казан тәрбиячесе Татарстанны Бөтенроссия тәрбиячеләр бәйгесендә тәкъдим итә
20-26 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә «Россиянең Ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узачак.
Бәйгедә Татарстан Республикасын Казанның Авиатөзелеш районы 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Бербина тәкъдим итә. Конкурсның йомгаклау этабы катнашучыларын ике һөнәри сынау көтә: әти-әниләр һәм балалар өчен мәдәни-агарту, педагогик чара оештыру.
25 cентябрь көнне, йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, 15 лауреат исеме билге булачак – алар финалда көч сынашачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте





Комментарийлар