Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда беренче тапкыр Бөтенроссия «Туган тел» форумы үтәчәк

12–14 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Бөтенроссия «Туган тел» форумы оештырыла. Бу турыда бүген журналистларга матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Бу чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарста...

12–14 ноябрьдә Казанда беренче тапкыр Бөтенроссия «Туган тел» форумы оештырыла. Бу турыда бүген журналистларга матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Бу чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, форумда илебезнең 30 лап төбәгеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәреслек авторлары, тел галимнәре, татар телендә белем бирүче оешмаларның җитәкчеләре, төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашачак. Барлыгы 800 кеше килүе көтелә.

Форум 3 көн дәвамында барачак. Беренче көнне башкала кунаклары Кәрим Тинчурин театрында «Идегәй» спектаклен караячак. Икенче көнне барлык катнашучылар Арча районына бара. Биредә алар әлеге җирлекнең тарихы, аннан чыккан күренекле шәхесләр белән танышачак. Шулай ук биредә остаханәләр оештырыла, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу көтелә.Форумның өченче көнендә, 14 ноябрьдә, Татарстан Рәисе катнашында форумның пленар утырышы узачак. Соңыннан 4 мәйданчыкта тәҗрибә уртаклашу көтелә. Мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе эшчәнлеге белән танышачак.
«Бүген туган тел мәсьәләсе көн кадагында тора. Чит төбәкләрдә татар телен үстерүчеләрнең карашы Татарстанга, Казанга төбәлгән. Кунаклар Татарстан башкаласында милли идеяләр белән рухланып, алган белемнәрен яшь буынга, татар җәмәгатьчелегенә җиткерер», – дип сөйләде ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ