Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Безнең ишегалды рецептлары» конкурсы

Бу гаилә белән вакыт үткәрү һәм татар ашлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Казанда «Безнең ишегалды рецептлары» конкурсы старт алды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Шәһәрнең төрле районнарында, ишегалларында бәйрәм чаралары узачак, анда Татарстан тарихы һәм ризыклары турында конкурслар оештырылачак. Биредә казанлылар үзләренең иң яхшы рецептлары белән уртаклаша ала.

Кунакларны Татарстан тарихы һәм ризыклары турында бәйгеләр, балалар мәйданчыгы һәм фотосурәткә төшерү зоналары көтә. Бу гаилә белән вакыт үткәрү һәм татар ашлары турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Беренче очрашулар инде бүген 17:00 сәгатьтә Совет районы ишегалларында түбәндәге адреслар буенча узачак:

Кирпичников урамындагы 8, 10, 12 нче йортлар;

Журналистлар урамындагы 3, 5, 7 нче биналар.

18 сентябрьдә бәйрәм Р.Зорге урамындагы 81, 83, 85, 87 нче йортлар ишегалдында булачак. 

19 сентябрьдә шәһәр халкын Ягодинская урамындагы 35 һәм 37 нче йортлар адресы буенча көтәчәкләр.

Ә 22 сентябрьдә конкурс  Меридианная урамындагы 20, 22, 24 нче йортлар ишегалдында узачак. Барлык очрашулар 17:00 дә старт ала.

Гаилә рецепты белән 3 октябрьгә кадәр telegram-ботта уртаклашырга мөмкин.

Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ