Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Бөтенроссия балалар Фольклориадасы

Чарага Россиянең 80 төбәгеннән 1000 нән артык балалар фольклор, хореографик, халык инструменталь ансамбльләре җыелды.

19–23 июнь көннәрендә Татарстанда Бөтенроссия балалар Фольклориадасы уза.

Чарага Россиянең 80 төбәгеннән 1000 нән артык балалар фольклор, хореографик, халык инструменталь ансамбльләре җыелды.

Масштаблы иҗади акция халыкларның мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга һәм Россия Федерациясенең этник бергәлеген популярлаштыруга, үсеп килүче буынны әхлакый-эстетик тәрбияләү, илдәге балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерүне күздә тотып үткәрелә.

Ачылу тантанасы 20 июньдә Казанның тарихи үзәгендә – Игенчеләр сараенда узачак. 

Бөтенроссия балалар Фольклориадасы – уникаль иҗади проект, “Мәдәният” милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фото: mincult.tatarstan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ