Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак

9–12 ноябрьдә Казанда 64 нче хезмәт семестры тәмамлануга багышланган Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак. Аңа Россиядән генә түгел, Белоруссиядән дә якынча 2,5 мең активист киләчәк. Алар бел...

9–12 ноябрьдә Казанда 64 нче хезмәт семестры тәмамлануга багышланган Бөтенроссия студентлар отрядлары слеты узачак. Аңа Россиядән генә түгел, Белоруссиядән дә якынча 2,5 мең активист киләчәк. Алар белем бирү программасында катнаша, Россиянең иң эре предприятиеләре күргәзмәсен карый һәм хәтта кибертурнирда ярыша алачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова хәбәр итте.
"Татарстан башкаласы 18 елдан соң икенче тапкыр Бөтенроссия студентлар хезмәт отрядлары слетын кабул итәчәк. 10 ноябрьдә ачылу тантанасы иң якты вакыйгаларның берсе булачак, әмма программа 9 нчы көнне старт алачак. Без бөтен Россиядән һәм Белоруссиядән 2,5 меңләп баланы кабул итәргә планлаштырабыз. Соңыннан илнең иң яхшы отрядлары һәм төбәк бүлекчәләре игълан ителәчәк. Иртәгәдән Казан Россия студотрядларының йөрәге булачак", – дип билгеләп үтте спикер.
Слетта панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, эш бирүчеләр белән очрашулар оештырылачак. Аерым алганда, үз күргәзмәләрен зур дәүләт корпорацияләре дә үткәрәчәк. Анда катнашучылар өчен медицина, авыл хуҗалыгы, педагогика, җитештерү һәм башка юнәлешләр буенча конкурс сынаулары башланачак, дип аңлатты министр урынбасары.
Слет ахырында иҗади фестиваль узачак, ул зур гала-концерт белән тәмамланачак. Бөтен Россиядән иң яхшы номерлар тәкъдим ителәчәк. Параллель рәвештә спартакиада һәм кибертурнир узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ