Казанда «Дөньякүләм «Туган тел» җыены» уза
15-17 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә «Дөньякүләм «Туган тел» җыены» уза. Бу зур чарада төрле төбәкләрдән сигез йөзләп кунак катнаша. Җыенга Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан, Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән дә делегатлар килделәр.
Форумның беренче көнендә катнашучылар мәдәни программа белән таныштылар. Алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил музейларын һәм «Белем» музеенда булдылар. Кунаклар шагыйрьләрнең һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар, Г.Тукай каберен зиярат кылдылар
Икенче көнне катнашучылар берничә мәйданчыкта фикер алыштылар. Дискуссия мәйданчыклары Казанның түбәндәге уку йортларында эшләде:
- Казан федераль университетының (КФУ) Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты;
- Россия ислам институты;
- «Адымнар» полилингваль комплексы;
- КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе;
- Ф. Г. Аитова исемендәге 12 нче татар гимназиясе;
- «Галәм» татар гимназиясе (18 нче гимназия);
- Казан шәһәренең татар телендә тәрбия һәм укыту бирүче 162 нче балалар бакчасы.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кунаклар өчен институт буенча экскурсия оештырылды. Алар Г.Тукай һәм татар фольклоры кабинетлары, «Манзара» күргәзмәләр залы, би- һәм полилингваль белем бирү кабинетлары комплексы, шулай ук «Белем» Татарстан Республикасы мәгарифе музее белән таныштылар.
Галимнәр катнашучыларга хәзерге белем бирү программалары, белгечлекләр турында сөйләделәр. Шулай ук алар быел ачылуы планлаштырылган магистратураның яңа юнәлешләрен тәкъдим иттеләр. Аеруча игътибарны татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы буенча яңа инновацион проектлар җәлеп итте.
КФУда «Туган тел (татар теле) һәм татар әдәбияты» яңа буын дәреслекләренең яңалыгы һәм үзенчәлекләре дигән темага түгәрәк өстәл узды. Делегатлар алдында институтның алдынгы галимнәре чыгыш ясады: Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина; Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Денмөхәмәтова; Татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова; Татар теле белеме кафедрасы доценты Рамилә Сәгъдиева; «Ана теле – онлайн мәктәбе» үзәге җитәкчесе, доцент Кадрия Фәтхуллова.
17 апрельдә пленар өлеш була.
Автор фотосы





Комментарийлар