Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда -  II театраль Качалов  фестивале узачак

    В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур драма театрының 230 еллыгына багышланган II театраль Качалов фестивале башкала тамашачыларын  рус классик әдәбияты әсәрләре буенча  Ро...

    В.И.Качалов исемендәге Казан академия Зур драма театрының 230 еллыгына багышланган II театраль Качалов фестивале башкала тамашачыларын  рус классик әдәбияты әсәрләре буенча  Россия театр сәнгатенең танылган осталары куйган  спектакльләре белән сөендерергә планлаштыра.  Ул 2 һәм 3 октябрь көннәрендә  Мәскәүдән килгән «Петр Фоменко остаханәсе» театрының «Гаилә бәхете» спектакле белән башланып китә. Театраль тамашаны режиссер Петр Фоменко Лев Толстойның шул исемдәге повесте буенча сәхнәләштергән.
12 -13 октябрьдә «Театраль сәнгать студиясе» театры(шулай ук Мәскәү) казанлылар игътибарына режиссер Сергей Женовичның мантыйксыз фикерләр агышыннан тупланган   “Карчык”исемле спектаклен тәкъдим итәргә җыена.
19 -20 октябрьдә Санкт-Петербургның «Балтыйк йорты» театр-фестивале  Россиянең халык артисты Александр Галибин режиссерлыгында  Лев Толстойның «Анна Каренина» романы буенча Елена Гремина әзерләгән пьесасын  күрсәтәчәк.
22 октябрьдә Качалов исемендәге Казан академия Зур драма театры фестиваль кысаларында үз тамашачыларын  Максим Горькийның Александр Славутский әзерләгән «Васса» спектакле белән куандырырга уйлый.
Фестиваль программасында  әйдәп баручы театр эшлеклеләре катнашында төрле мастер – класслар, түгәрәк өстәлләр  уздыру да күздә тотыла.  Шулардан, М. Щепкин исемендәге югары театр училищесы ректоры, Василий Качаловның ерак оныгы, педагог, театр тәнкыйтчесе Борис Любимовның килүе казанлылырның күңеленә нур өстенә нур булып кунар дип көтелә.
 
                                                  Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Качалов театрының социаль челтәрләреннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ