Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Иске Татар бистәсендә рухи көн» иммерсив спектакль-экскурсиясе

Анда катнашучылар, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы атмосферасына чумып, Иске Татар бистәсендә йөреячәкләр.

Казанда 20 июньдә «Иске Татар бистәсендә рухи көн» иммерсив спектакль-экскурсиясе була. Анда катнашучылар, XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы атмосферасына чумып. Иске Татар бистәсендә йөреячәкләр. Очрашуның сәнгати өлеше нигезенә режиссер Наталья Плотникова гамәлгә ашырган Рэнат Зиннәтовның «Урам буйлап вакыт аша» пьесасы салынган. Маршрутны эшләүгә Энҗе Дусаева, Динә Хәбибуллина һәм Динә Гатина-Шәфыйкова кебек тарихчылар командасын җәлеп иткәннәр.

Проект Казан кунакларына һәм халкына татар халкының, аерым алганда, Иске Татар бистәсенең бай мәдәниятенә һәм тарихына чумарга ярдәм итә.

Чара 16:30 да башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Фото: mincult.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ