Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Мәктәп бизнес-старты» бизнес-кейслар чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды

Казанда «Мәктәп бизнес-старты» («Школьный бизнес-старт») республика бизнес-кейслар чемпионатының финалы узды. Ярышта 120 укучы катнашты. Катнашучылар географиясе Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, шулай ук Бөгелмә, Кама Тамагы, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман һәм Теләче районнарын колачлады.

Финал барышында укучылар  эшмәкәрләр белән аралашып, реаль бизнес-мисаллар буенча чишелешләр тәкъдим итте.

Жюри командалы эш, дәлилләү сыйфаты һәм проектны яклау дәрәҗәсен бәяләде. Җиңүче команда составына Казанның 146 нчы «Ресурс» лицееннан , 24 нче интернат-лицейдан һәм Түбән Каманың 10 нчы мәктәбеннән укучылар керде. Аларның проектлары практик юнәлеше һәм яңача караш өчен югары бәя алды.

Киләсе этапта катнашучылар үз бизнес-проектларының финанс өлешен яклаячак. Иң яхшы өч команда Мәскәүдәге Сколково технопаркын күрү мөмкинлегенә ия булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ