Казанда мәктәп музейларының эшчәнлегенә багышланган семинар узачак
7 апрель көнне 14:00 сәгатьтә ТР Милли музее мәктәп музейлары җитәкчеләре өчен беренче түгәрәк өстәл оештыра. Чараның темасы– «Мәктәп музейларында рухи тәрбия: туган якка һәм туган телгә мәхәббәт, тарих һәм мәдәниятне саклау эше».
Семинарда җәмәгать эшлеклеләре, мәгариф бүлеге белгечләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашачак.
Түгәрәк өстәл барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
• музейларның рухи һәм патриотик тәрбия бирүе;
• туган телнең киң кулланылышы һәм аның ролен көчәйтүдә мәктәп музейларының активлашуы;
• һөнәри юнәлеш бирүдә ярдәм итү;
• яшь экскурсоводлар әзерләү;
• телевидениегә яңа проект тәкъдим итү;
• фәнни конференция үткәрү һәм башка актуаль чаралар.
Фикер алышу йомгаклары буенча киләчәккә перспектив план һәм нәтиҗәле эш юнәлешләре билгеләнәчәк.
Татарстан Республикасы Милли музее мәктәп музейларының эшен координацияләүне һәм файдалы хезмәттәшлек алып баруны үз бурычы итеп куя. Бу хезмәттәшлек методик ярдәм күрсәтү, бердәм чаралар үткәрү, туган телне үстерү, туган як тарихын өйрәнү, гореф-гадәтләрне саклау, һөнәри белем бирү эшен үз эченә алачак. Актив хезмәттәшлек туган илгә мәхәббәт тәрбияләүгә, төбәк тарихын өйрәнүгә һәм татар теленең ролен көчәйтүгә ярдәм итәчәк.
Үткәрү урыны: ТР Милли музее (Казан, Кремль ур., 2).
Теркәлү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/69bbb1aaf47e732a72aa8c5f/.





Комментарийлар