Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләсенә ярдәм фонды эшли башлады

Татарстан башкаласында Казаннан мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли башлады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.&nbsp...


Татарстан башкаласында Казаннан мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм фонды эшли башлады. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде. 




Ул фондның эшчәнлеге «Игелекле Казан» проекты мәйданчыгында оештырылуын һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең адреслы чараларына юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте.
«Теләге булган һәркем акча күчерә, шулай ук конкрет ярдәм күрсәтә ала. Бу фондтан без гаиләләргә адреслы ярдәм өчен акча бүлеп бирәчәкбез: даруларга түләүгә, планнан тыш медицина тикшерүләренә, балаларга әйберләр сатып алуга һәм башка чыгымнар. Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән «Игелекле Казан» базасындагы гомумшәһәр телефоны буенча 367 мөрәҗәгать килгән, шуларның 302се эшләнелгән. Волонтерлык ярдәменә мохтаҗ 18 гаилә патронаж астына алынды», – дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.
+7 (843) 558-74-18 кайнар элемтә телефоны «Игелекле Казан» базасында 1 октябрьдән эшли башлады. Теләге булган һәркем «Игелекле Казан» офисына (Казан, Сеченов ур., 5) мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ