Казанда «Россиянең Ел укытучысы‑2026» төбәк этабының беренче туры тәмамланды
16-17 мартта Казанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының беренче туры тәмамланды.
Катнашучылар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» конкурс сынаулары кысаларында үзләренең сәләтләрен күрсәтте.
Тәнәфестә конкурсантлар өчен «Россия-24» телекомпаниясе һәм «Эфир» телекомпаниясе алып баручыларыннан ораторлык осталыгын үстерү буенча мастер – класслар үткәрелде.
Ике конкурс чарасы йомгаклары буенча икенче турда катнашучылар билгеле булды – тәҗрибәле педагоглардан 15 укытучы һәм 10 дебютант.
«Мастер-класс» ның беренче конкурс сынавы 18 мартта узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар